Бу атна якшәмбесендә районыбызның социаль хезмәткәрләрен кибетчеләр ролендә күрәчәкбез.
15 ноябрьдә, якшәмбе көнне районның социаль яклау бүлеге, “Мәрхәмәтле йөрәк” үзәге, өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты хезмәткәрләре Игелеклелек ярминкәсендә сату итәчәк. “Кәрвансарай” сәүдә үзәге мәйданында алар сатып алучыларга камыр ризыклары, консервлаган яшелчә, җиләк-җимеш, кул эшләнмәләре, хәтта үлән чәйләре тәкъдим итәчәк. Сатудан кергән акчаларын якташларыбыз махсус хәрби операция зонасындагы сугышчыларга ярдәм фондына тапшырмакчылар.
Нет комментариев