Чирмешәндә район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр
Безнең якташлар

Чирмешәндә район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр

Россия Федерациясе Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көнен Чирмешән полицейскийлары да зурлап билгеләп үттеләр.

Бу чарада район җитәкчесе Рамил Айбатов та катнашты, полиция хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

Бәйрәмнең полиция бинасында үткән рәсми өлешендә иң яхшы хезмәткәрләргә бүләкләр тапшырдылар.

Нәтиҗәле хезмәтләре өчен һәм һөнәри бәйрәм – Полиция көне уңаеннан, Россия Эчке эшләр министрлыгының Чирмешән районы буенча бүлек начальнигы урынбасары – полиция майоры Илнар Җиһаншинга, өлкән участок уполномоченные, полиция майоры Сергей Баляевка муниципаль район башлыгының Мактау грамоталары бирелде.

Илнар Җиһаншинга “За отличие в службе” II дәрәҗә күкрәк билгесе дә тапшырылды.

Җинаятьчеләрне эзләү бүлеге начальнигы, полиция майоры Владимир Гласнов Татарстан Республикасы Рәисенең Рәхмәтенә лаек булды.

Бу чарада район җитәкчесе Рамил Айбатов та катнашты, полиция хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады: фото Марата Гумерова

Кинолог, полиция старшинасы Алина Дмитриева “За отличия в службе”  III дәрәҗә медале белән бүләкләнде.

Җинаятьчеләрне эзләү бүлегенең өлкән оперуполномоченные, полиция лейтенанты Кристина Кашаева, ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторы, полициянең өлкән лейтенанты Сергей Ивлев район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

Россия Эчке эшләр министрлыгы Чирмешән районы буенча бүлек начальнигы урынбасары – тикшерү төркеме начальнигы, юстиция майоры Александр Мордвиновка; дежур часте оператив дежурына, полиция капитанына Айрат Гатинга; балигъ булмаганнар эшләре буенча өлкән инспекторына, полиция өлкән лейтенантына Диләрә Игнатьевага район башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Чирмешән полиция бүлекчәсендә ел саен иң яхшы сотрудникка хезмәт вазифаларын башкарганда һәлак булган хезмәттәшләре Мирсәет Кәбиров исемендәге премия бирелә. Быел әлеге бүләкне кинолог, полициянең өлкән сержанты Иван Зубов алды.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Чирмешән районы буенча бүлекчәсе дежур часте оператив дежурные, полиция лейтенанты Илшат Задайханов Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрының Рәхмәтенә лаек булды.


Нет комментариев