Бәркәтә авылында яшь гаиләләр слеты узды
Безнең районда

Бәркәтә авылында яшь гаиләләр слеты узды

Бәркәтә авылы мәдәният йортында яшь гаиләләрнең беренче тапкыр “Кичә. Бүген. Мәңгегә” дип аталган көзге слеты узды.

“Авыл яшьләре” республика программасы кысаларында узган әлеге чарада районыбызның төрле авылларында гомер кичерүче 20дән күбрәк гаилә катнашты.

Очрашу гаиләләр белән танышудан башланып китте. Катнашучылар үзләренең уникаль гаилә кодларын тәкъдим иттеләр, гармониянең шәхси серләрен ачтылар һәм буыннан-буынга сак кына тапшырыла торган нәсел рецептлары белән уртаклаштылар.

“Авыл яшьләре” республика программасы кысаларында узган әлеге чарада районыбызның төрле авылларында гомер кичерүче 20дән күбрәк гаилә катнашты: Гөлсирә Шәрифуллина фотосы

Күргәзмәләрдә - гаилә тарихы

Әйтергә кирәк, һәр гаилә слетка бик җитди әзерләнеп килгән. Фотосурәтләр, гаилә альбомнары, грамоталар, дипломнар, кубоклар, нәсел шәҗәрәләре, кул эшләнмәләре, бишек, сындык, бакчада үскән җилек-җимеш, милли ризыклар... Күргәзмәләрдәге әйберләрне санап бетергесез.

-Без бүген Бәркәтәгә зур гаиләбез, ирем Сергей Васильевич һәм  алты балабыз белән килдек, бишесе үзебезнеке һәм тагын бер кызыбыз - опекунлыкка алган. Без шундый чараларда гел катнашырга тырышабыз, - диде “Ромашка” балалар бакчасында хезмәт куючы Елена Федорова. – Балаларыбыз да бик актив. Олы улым Артем Мәскәүдә яши, көйләр яза. Икенче улым Станислав әле күптән түгел генә армиядән кайтты, Курскида хезмәт итте. Ике кызым: София белән Милана сәнгать мәктәбендә шөгыльләнәләр, бииләр, җырлыйлар, төпчекләр – игезәкләр Дарья белән Егор да алардан калышмаска тырышалар. Мин үзем дә җырларга бик яратам.

Елена Викторовна чуваш телендә матур итеп җырлап та күрсәтте. Гомумән, слетта катнашкан һәр гаилә дә актив, иҗади, туган якны яратып, гореф-гадәтләрне һәм милли тамырларны саклап яшиләр, эшлиләр.

Елена Викторовна чуваш телендә матур итеп җырлап та күрсәтте: Гөлсирә Шәрифуллина фотосы

Авыл җирендә бәхет тапканнар

Чирмешәннән Айгөл һәм Сергей Долгополовлар, Екатерина һәм Андрей Рыбкиннар, Дарья һәм Станислав Степченколар, Альбина һәм Алмаз Аллаяровлар, Туймәттән Гөлназ һәм Рәшит Рәҗәповлар, Әмирдән Нәзилә һәм Рәсим Җиһаншиннар, Кармыштан Гөлнар һәм Илдар Фәтхетдиновлар, Лашманнан Ләйсән һәм Атлас Соруртдиновлар, Шешминкадан Небылициннар гаиләләре бәхет эзләп читкә китмәгәннәр, рәхәтләнеп авыл җирендә гомер кичерәләр, балалар үстерәләр. Әлеге гаиләләрнең һәберсенең күрсәтерлек, горурланып сөйләрлек әйберләре бар. Һәм киләчәктә без әлеге гаиләләрнең һәрберсе турында газета битләрендә тулырак язарбыз.

Әлеге чара кунакларын район башлыгы урынбасары Надежда Гомәрова сәламләде. Аларга район үсешенә өлеш керткәннәре, актив тормыш позицияләре, туган якка тугры булып калулары өчен рәхмәтен әйтте.

Әлеге чара кунакларын район башлыгы урынбасары Надежда Гомәрова сәламләде: Гөлсирә Шәрифуллина фотосы

Бүләкләү тантанасы һәм рәхмәт сүзләре

Слетның икенче өлешендә Казаннан һәм Чистайдан килгән спикерлар Гүзәл Байзарова һәм Әлфия Сафина якташларыбыз өчен мастер-класслар һәм тренинглар үткәрделәр. Бу вакытта аниматорлар балалар өчен күңелле програма тәкъдим иттеләр.

Көн буена сузылган чара бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. Һәр гаилә Бәркәтәдән, оештыручыларга рәхмәтләрен әйтеп, күтәренке кәеф һәм бүләк белән китеп барды.

Көн буена сузылган чара бүләкләү тантанасы белән тәмамланды: Гөлсирә Шәрифуллина фотосы

Сүз уңаеннан, слет «Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе» грант ярдәме белән гамәлгә ашырылган проект, аның авторы һәм җитәкчесе – Альмир Жораев.

-Форсаттан файдаланып, слетны үткәрүдә ярдәм иткән район башлыгы Рамил Айбатовка, катнашкан гаиләләргә, оештыручыларга - Бәркәтә мәдәният йорты коллективына, волонтерларга бик зур рәхмәт, - диде Альмир Андреевич.

Сүз уңаеннан, слет «Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе» грант ярдәме белән гамәлгә ашырылган проект, аның авторы һәм җитәкчесе -Альмир Жораев: Гөлсирә Шәрифуллина фотосы


Нет комментариев