Чирмешәндә район гимнын башкаручылар бәйгесе игълан ителде
Бәйгеләр

Чирмешәндә район гимнын башкаручылар бәйгесе игълан ителде

Чирмешән муниципаль районының рәсми гимнын иң оста башкаручылар бүләкләнәчәк.

Гимнны башкару буенча районда иҗади бәйге игълан ителде, ул 15 октябрьдән 30 ноябрьгә (2026 ел) кадәр уза.

Россиядә Халыклар бердәмлеге елына, Татарстанда Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елына, Чирмешән районында Туризм елына багышланган әлеге конкурста районның белем бирү учреждениеләре, хор коллективлары, оешмалар һәм учреждениеләрнең иҗат коллективлары катнаша ала.

Бәйге шартлары буенча, катнашучылар әүвәл – I этапта 15 октябрьдән 23 ноябрьгә кадәр - гимнны башкаруны төшерелгән видеороликлар жюрига тәкъдим ителә.

II этап – 23 ноябрьдән 27 ноябрьгә кадәр – эшләрне жюри тикшерә, III этап – җиңүчеләрне игълан итү, бүләкләр тапшыру.

Конкурс эшләре биш номинациядә ачыкланачак.

 

Татарстан Республикасы «Чирмешән муниципаль районы»

муниципаль берәмлеге гимны

 

                                     Резеда Губарева сүзләре.

                                           Владимир Жаров көе.

 

Чирмешәнем – илнең ямьле гөле,

Телдән телгә күчә синең исем.

Ерак гасырлардан рухи ныклык килде,

Яшә мәңге тату, имин булып!

Синең язмыш – бөек тарих үзе,

Җиңүләргә өндәүче син безне.

Тормыш нигез сала синең җирең,

Киң куңелле ихлас, кешеләрең.

 

Куш:

Чирмешәнем - гүзәл ягым,

Җирдә сиңа башка тиң юк!

Горурланып юлларыңнан үтәм,

Кая барсам, мәңге йөрәгемдә йөртәм!

Бик зирәк тә син, гайрәтле,

Кадерле, газиз, изге җирем!

Кояш булып безгә нурлар сибеп

Җанга җылы биргән туган илем.

 

Байлыкларың безгә – зур бүләгең,

Кунакларга һәрчак ачык йөзең!

Горур милләтләрең бердәм, тату,

Күгең аяз, табигатең матур.

Изге эшләрдән яктыра таңнар,

Рәхмәт хисенә туладыр җаннар.

Монда зурлыйлар бабайлар данын,

Сугышчыларын – ил батырларын!

Куш.


Нет комментариев