Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Мәгариф

Жюри Чирмешән кызларының әзербайҗан ашларын һәм чуваш йолаларын ошаткан

Чистай авыл хуҗалыгы техникумында узган VII Бөтенроссия студентлар проектлары конкурсыннан “Профессионалитет: һөнәри уңыш формуласы” проектыннан Чирмешән аграр техникумы студентлары дипломнар алып кайттылар.

Самира Бабаева жюри әгъзаларын аш-суга осталыгы һәм милли гореф-гадәтләргә мәхәббәте белән таң калдырган. “Әзербайҗан милли ашлары” проекты студент кызга ”Иң яхшы кулинария проекты” номинациясендә III дәрәҗә диплом китергән.

Зарина Гомәрова да кызыклы тема - мәдәни кодны саклауны сайлаган. Аның “Чуашстанның халык йолалары һәм тарихи кыйммәтләре” эше “Иң яхшы социаль проект” номинациясендә конкурс дипломына лаек булган.

Студент кызларның уңышларында укытучылары Наталья Захарованың өлеше зур.

“Профессионаллар” чемпионатының йомгаклау төбәкара этабы - урта һөнәри белем системасында иң мөһим вакыйга. Ярышлар Россиянең 32 төбәгендә уза, катнашучылар 390 компетенция буенча көч сынаша. Татарстан җыелма командасында 347 конкурсант ресторан сервисы, электромонтаж, фельдшер һәм башка юнәлешләрдә җиңү өчен көрәшә.

Бу проектта катнашучылар зур тәҗрибә туплый, ә уку йортын тәмамлаган студентларның 85 проценты өч ай эчендә эшкә урнаша. Һөнәрле егетләр һәм кызлар инде бүген үзләренең киләчәктә таләп ителә торган белгечләр икәнлеген исбатлыйлар.

“Профессионалитет” федераль проекты “Яшьләр һәм балалар” милли проекты кысаларында тормышка ашырыла.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев