Чирмешән районында мәктәп яны лагерьларында 485 бала ял итәчәк
5 июньдә мәктәп яны лагерьлары эшли башлый, смена 25 июньгә кадәр дәвам итә.
Җәйге каникуллар башлану белән районның 13 мәктәбенә (Кармыш, Бәркәтә, Күтәмә, Иске Үтәмеш, Иске Кади, Яңа Элмәле, Ульяновка, Югары Кәминкә, Әккәрәй, Ивашкино, 1 нче һәм 2 нче Чирмешән мәктәпләре, Чирмешән лицее) балалар укырга түгел, ә ял итәргә киләчәк.
Аларда барлыгы 485 балага ял итү мөмкинлеге булдырыла. Ә шуларның 45се - Әккәрәй һәм Ивашкино мәктәпләре укучылары хезмәт һәм ял лагерында эш белән ялны чиратларштырачак.
Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев