Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Мәгариф

Чирмешән районында 87 укучы – унберенчеләр өчен соңгы кыңгырау яңгырады

1 нче Чирмешән мәктәбендә дә бүген шактый зур чыгарылыш сыйныфы өчен соңгы кыңгырау чыңлады. Биредә 11нчене тәмамлаучы унбер укучының өчесе алтын медальгә дәгъва кыла.

Аделина Иванова – алдынгы укучыларның берсе. Ул район күләмендә генә түгел, республика олимпиадаларында да җиңү яулаган.

-Шундый дулкынландыргыч та, шатлыклы да, моңсу да көн. Мәктәп кыңгыравы безнең өчен соңгы тапкыр чыңлый. Алда әле безне имтиханнар көтә, барлык сыйныфташларыма уңышлар телим, - ди Аделина.

Аделинаның әнисе Наталья Иванова да тантаналы чарага килгән.

-Балаларыбызның үсеп җитүе сизелми дә калды. Дулкынлануны тыеп булмый, күзләргә шатлыклы яшьләр тула, - ди Наталья Александровна. – Балаларыбызның киләчәге уңышлы булуын телибез, хәерле сәгатьтә.

Чыгарылыш сыйныф укучыларын район җитәкчелеге исеменнән район башлыгы урынбасары Надежда Гомәрова тәбрикләде.

-Мәктәп белән саубуллашырга да вакытыгыз җитте. Сезгә кыю һәм тәвәккәл булырга, үз хыялларыгызга нык ышанырга һәм аларны тормышка ашыруыгызны телим. Бердәм дәүләт имтиханнарын барыгыз да уңышлы тапшырып, үзегезгә ошаган һөнәр алуыгызны телим, - диде Надежда Габдерәшит кызы.

Тантанада укучыларга теләкләр, укытучыларга рәхмәт сүзләре күп булды. Сыйныф җитәкчеләре Людмила Баляева да балаларга күңел түреннән чыккан җылы теләкләрен кызганмады.

-Бик актив, көчле, үзенчәлекле сыйныф. Араларында уку алдынгылары, олимпиадалар җиңүчеләре, спортны үз итүчеләр дә шактый. Алар белән саубуллашу бик моңсу, шул ук вакытта мин аларның һәрберсе белән горурланам, - диде Людмила Федоровна. – Араларыннан укытучы һөнәрен сайлап, туган мәктәпләренә әйләнеп кайтучылары да булыр дип өметләнәбез.

«Соңгы кыңгырау»ны чыңлату хокукы чыгарылыш сыйныф укучысы Данияр Шәфигуллинга һәм 1 нче сыйныф укучысы Дарья Малешинага бирелде.

1 нче Чирмешән мәктәбендә быелгы уку елында 345 укучы белем алган. Бүген әлеге мәктәпнең 9 нчыны тәмамлаучы ике параллель сыйныфы - 28 укучы өчен дә соңгы кыңгырау чыңлады. Аларның күбесе белем алуларын колледжларда, техникумнарда дәвам итәргә ниятли.

Бүген Чирмешән районы мәктәпләренең 11 нче сыйныфын тәмамлаучы 87 бала өчен, соңгы кыңгырау чыңлады. Иң зур чыгарылыш Чирмешән лицеенда – 40 бала. 1 нче Чирмешән мәктәбендә – 11, Лашманда – 7, Бәркәтәдә – 6, Чирмешән кадетлар мәктәпәбендә, Иске Кадида, Күтәмәдә һәм 2 нче Чирмешән мәктәбендә – 4әр, Ульяновкада – 3, Иске Элмәледә һәм Ивашкино мәктәпләрендә 2шәр укучы белән хушлаштылар.

9 нчы сыйныфны районда 173 бала тәмамлый.
 

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев