Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Мәгариф

Иске Кади кызлары Тукай иҗатын рәсемгә төшергән

Иске Кади мәктәбенең ике тырыш укучысы, апалы-сеңелле Ләйсән һәм Гүзәл Минсафиналар, Габдулла Тукай иҗатына багышланган Бөтенроссия рәсем конкурсында лаеклы җиңү яуладылар.

Кызлар Тукайның шигырьләре һәм әкиятләре нигезендә төшерелгән рәсемнәре белән жюри әгъзаларының игътибарын җәлеп иттеләр. Аларның һәрберсенең үзенчәлекле иҗади алымы, нечкә зәвыгы һәм Тукай мирасына ихтирамы югары бәя алды. Җиңүчеләр исемлегендә урын алгач, кызлар Казан шәһәрендә уздырылган тантаналы бүләкләү чарасында катнаштылар. Анда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре тарафыннан аларга Дипломнар һәм акчалата сертификатлар тапшырылды.
 

Фото: https://vk.com/club212595609?z

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев