Чирмешән яңалыклары

"Безнең Чирмешән" газетасы - Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Мәгариф

Чирмешән аграр техникумын 46 студент тәмамлый

Чирмешән аграр техникумында укулар тәмам, студентлар еллык белемнәрен йомгаклый, ә чыгарылыш төркемнәре дәүләт имтиханнары тапшыра.

Быел биредә һөнәр үзләштергән 33 студент – диплом, 13се таныклык ала. 16 егет -  авыл хуҗалыгы техникаларын эксплуатацияләү һәм ремонтлау, тугызысы – автомобильләрне ремонтлау һәм хезмәт күрсәтү мастеры, җиде кыз пешекче-кондитер һөнәре үзләштергән. Физик мөмкинлекләре чиклеләр төркемендә 13 егет һәм кыз аш-су остасына укыган.

Әле алдагы елларда да укуларын дәвам итәчәк студентлар имтиханнардан соң практикага китә.

Бу уку елында техникумда студентлардан кала мәктәп укучылары да өстәмә һөнәр үзләштерде. Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль гомуми белем бирү оешмаларында укучылар өчен эшче һөнәрләре, хезмәткәр вазыйфалары буенча һөнәри укыту программаларын гамәлгә ашыру кысаларында, Чирмешән лицее, 1 нче Чирмешән мәктәбе һәм Чирмешән кадетлар мәктәп-интернатында укучы 11 якташыбыз пешекче һөнәре үзләштергән. Район бюджеты исәбенә тагын 22 егет - эретеп ябыштыручыга, биш кыз тегүчелеккә укыган. Аларга таныклыклар тапшырылачак.

 

Фото автора

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев