Чирмешән яңалыклары

"Безнең Чирмешән" газетасы - Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Мәгариф

Казан федераль университеты бюджет урыннары саны буенча Россия лидерлары арасында

Казан (Идел буе) федераль университеты (КФУ) 2026 нчы уку елына бюджет урыннары иң күп бирелгән югары уку йортлары исемлегенә керде. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Илнең барлык вузларында 20 нче июньдә кабул итү кампаниясе башланды. Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматларына караганда, быел гомуми санда 620 480 бюджет урыны каралган, бу узган елгы күрсәткечтән бераз гына артыграк.

Конкурс нигезендә студентлар кабул итү өчен иң күп бюджет урыннарын Ельцин исемендәге Урал федераль университеты, Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты һәм КФУ алган.

Элегрәк РФ Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков әйткәнчә, Россия вузларында бюджет урыннарының гомуми саны елдан-ел арта.

«Быел барлыгы 620 480 бюджет урыны бүлеп бирелде. Без бюджет урыннарын арттыру юнәлешен дәвам итәбез. 2025 елга караганда алар бераз гына да булса күбрәк», – дип ассызыклады ул.

Чыганак:

Гүзәл Шәфыйкова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев