Чирмешән лицее укучысы “Физика-математика алгарыш” проекты грантын отты
Чирмешән лицееның 8 сыйныф укучысы Эмилия Гыйрфанова 2026 елда “Физика-математика алгарыш” республика проекты кысаларында акчалата бүләкләү конкурсында җиңү яулады, 50 мең сум отты.
Әлеге проект Татарстанның сәләтле укучыларына ярдәм итү өчен булдырылган һәм төбәктәге барлык гомуми белем бирү учреждениеләренең 5-11 сыйныф укучыларын колачлый.
Эмилиянең җиңүе - үҗәтлекнең, хезмәт сөючәнлекнең һәм төгәл фәннәргә эчкерсез кызыксынуның лаеклы уңышка китерә алуын ачык дәлил.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев