Бәйгеләр рубрикасы буенча яңалыклар
-
“Безнең Чирмешән” газетасы укучыларына үрдәкләр китерделәр
Шәхси эшмәкәр Габшакировлар фермасындагы 15 үрдәк Чирмешәндә яшәүче Николай Маркелов һәм Шамил Сөнчәләев хуҗалыкларына күчте. Якташларыбыз бу кошларга “Безнең Чирмешән” (“Наш Черемшан”) район газетасы редакциясе үз укучылары арасында оештырган отыш уйнатуда катнашып ия булдылар.
-
Чирмешәндә узган “Автоханым” бәйгесендә җиңүче Казанга барачак
“Автоханым-2024” район бәйгесенең җиңүчесе Гөлшат Җамалтдинова Казанда узачак республикакүләм ярышта да үз осталыгын күрсәтәчәк.
-
“Безнең Чирмешән”гә язылган Маркеловлар үрдәк бәпкәләре отты
“Безнең Чирмешән” (“Наш Черемшан”) район газетасы редакциясе үз укучылары арасында кабат бүләкләр уйнатты.
-
Чирмешәндәге балыкчылар ярышында Захаровлар гаиләсе 109 балык тотты
14 июль - Балыкчы көне уңаеннан районның Яңа Элмәле буасында үткән “Оста балыкчы” бәйгесендә 52 кеше кармак салды.
-
Чирмешәннең җиңүче кадетлары Оренбургка ярышка барачак
Кадетлар мәктәп-интернаты командасы “Аҗаган 2.0” Бөтенроссия хәрби-патриотик уенының төбәк этабында беренче урынны яулады.
-
Чирмешәндә борынгы спорт төре “Аударыш”ны яңарттылар
Быелгы Сабан туе чирмешәнлеләр күңеленә тагын бер кызыклы, милли уен белән кереп калачак. Төп мәйданнан бераз читтәрәк, “Аударыш” уены өчен махсус ясалган урында, ир-егетләр ат өстендә көрәште.
-
Чирмешәндә ат чабышларында 22 юртак ярышка чыкты
Район Сабан туеның ат чабышларында абсолют чемпион булып Чистайдан Ванхельсинг кушаматлы ат (җайдагы Владимир Андрианов) танылды. Ул 35 мең сумлык сертификатка ия. Татар ат заводыннан Первак (Александар Соколов) – икенче.
-
Чирмешәндәге спартакиадада җиңүчеләр Казанга барачак
Чирмешәндә узган “Өченче яшь” пенсионерлар спартакиадасында районның төрле авылларыннан 50гә якын кеше катнашты.
-
Чирмешәндә гаиләләр “Гаилә формуласы”н эзләделәр
Районда беренче тапкыр узган «Гаилә формуласы» квест-уенда Чирмешәннән Иктисамовлар гаиләсе җиңү яулады.
-
Чирмешән кызы “Йолдызлык” фестивалендә призлы урынга лаек булган
Якташыбыз – Сосновка авылы кызы Анна Иванова Казанның «Созвездие-Йолдызлык» республика ачык телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестивале гала-концертыннан III дәрәҗә Диплом белән кайткан.
-
Чирмешән өлкәннәре фестивальдән Диплом белән кайтты
Район мәдәният йортының “Раушан” вокаль ансамбле “Балкыш” республика фестивалендә, “Хореография” номинациясендә лауреат булдылар.
-
Чирмешән музыкантлары “La Primavera” белән чыгыш ясады
Чирмешән балалар һәм сәнгать мәктәбе укучылары Рөстәм Абязов җитәкчелегедәге данлыклы камера оркестры озатуында сәләтләрен күрсәттеләр.
-
Чирмешәннең яшь артистлары Казанда чыгыш ясаячак
14-15 мартта Нурлатта узган “Созвездие”-“Йолдызлык” республика фестиваленең зона турында безнең районның да яшь артистларын финалга уздырдылар.
-
Чирмешән балалары Чистайдан медальләр алып кайттылар
Чирмешән сәнгать мәктәбе укучылары Чистай шәһәрендә үткән “Камская мозаика” республика фестиваль-конкурсында җиңүләргә ирештеләр.
-
Туймәттә яшәүче Каримовлар фестиваль бүләген СВОда катнашучыларга җибәрделәр
Рамил һәм Наилә Кәримовлар гаиләсе “Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы – Тарихта без эзлебез” нәсел шәҗәрәләренең республика фестиваленең муниципаль этабында җиңү яулап, бүләккә бирелгән 50 мең сумлык сертификатны махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга җибәрделәр.