Тукай исемендәге бәйгенең район этабы җиңүчеләре билгеле булды
Район үзәк балалар китапханәсендә Габдулла Тукай исемендәге XV нәфис сүз республика махсус бәйгесенең район этабында иң яхшы өч укучыны сайлап алдылар.
“Шагыйрьләр җиңү җырын язалар, халык данын алар яулаганнар...” дип аталган бәйгедә районның 15 мәктәбеннән 32 бала катнашты. Жюри өч яшь категориясендә (1-4, 5-8, 9-11 сыйныфлар) иң сәнгатьле шигырь сөйләүче берәр укучыны сайлап алды. Иске Кади мәктәбенең 2 нче сыйныф укучысы Нурия Мәссарова, Лашман мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Лиана Сруртдинова, 2 нче Чирмешән мәктәбенең 10 нчы сыйныфы укучысы Азат Кәримовлар җиңүче булды. Алар 10-12 ноябрьдә узачак форумда катнашалар, 2026 елның 23-26 апрелендә Казанда оештырылачак гала-концертта чыгыш ясаячаклар.

Әлеге конкурс гражданлык һәм хәрби батырлыкка, шулай ук Ватанны саклаучылар елына һәм 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган. Бәйгенең төп максаты - татар шагыйрьләре, язучылары иҗатын саклап калу, аларны популярлаштыру, яшь буын арасында ватанпәрвәрлек һәм милли үзаң тәрбияләү.
Фото: Чулпан Мөбәракшина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев