Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Бәйгеләр

Чирмешәндә үткән бәйгедә Захаровлар гаиләсе 102 балык тотты

Яңа Элмәле буасында узган калкавычлы балык тоту бәйгесендә Чирмешәннән Захаровлар гаиләсе 102 балык каптырды, шактый зур чуртан эләктергән 14 яшьлек Костя Михайлов та яхшы бүләккә ия.

Гомумән, районның яшьләр һәм спорт эшләре бүлеге оештырган ярышта барлыгы 86 катнашучы теркәлде. Иң яшь балыкчыга 4 яшь булса, олысына – 76.

-Мин эштән соң елга буйларында балыкка йөреп көч туплыйм, бу – бик яхшы ял, - ди Әккәрәйдән Светлана Ильдирякова.

Бу көнне кемдер судагы калкавычын күзәтсә, икенчеләр яр буена балык шулпасы исе таратты. Районның өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты хезмәткәрләре пешергән балык шулпасын бик күпләр яратып авыз итте. Бераздан шәхси эшмәкәр Фәнис Иляевның да ашы өлгерде.

Чирмешәннән Сдобновлар гаиләсе бәйгегә әллә ничәү килгәннәр, әбиләре, бабалары, оныклары белән, тулы бер династия.

-Килүебез бушка булмады, “трофейларыбыз” бар, көне дә матур, кояшлы бүген. Элмәле буасы безне сөендерде, - ди әниләре Татьяна Порфирьевна.

Балыкчылар ярышында, күршеләр дә катнашты. Нурлаттан, Шентала районыннан, Лениногорск, Яр Чаллы, Түбән Кама, Арча шәһәре балыкчылары да бар иде. Төрле номинацияләрдә бәйге җиңүчеләрен бүләкләр белән сөендерделәр.

“Балыкны беренче каптыручы” – Михаил Журавлев (Лениногорск);

“Иң зур балык тотучы” – Константин Михайлов (Яр Чаллы-Яңа Элмәле);

“Иң күп балык тотучы гаилә” – Захаровлар (Чирмешән);

“Халыкчан балык ашы” – Чирмешән өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты коллективы;

“Традицион булмаган балык ашы” – Фәнис Иляев (Чирмешән);

“Иң оригиналь өстәл бизүче” – Илдар һәм Гүзәл Җамалетдиновлар (Чирмешән).

ФОТОРЕПОРТАЖ 

Марат Гомәров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев