Чирмешәннән Рөстәм Габидуллин тагын бүләк отты
Чирмешәннән Рөстәм Габидуллин район газетасы редакциясеннән тагын бүләк белән китте. Ул “Безнең Чирмешән”гә язылучылар арасында уздырылган отышта шомарту машинаксына (“болгарка”) ия.
-Бу туган көнемә бүләк кебек булды. Өч ел элек төп приз – бөртек ваклагыч откан идем, - ди бүләк иясе. – Ул әле бүген дә хезмәт итә, хуҗалык өчен бик кирәкле җиһаз. “Болгаркам” бар, тик бусы да тик тормас. “Безнең Чирмешән”не бик яратып укыйм, шуңадыр отышларда да бәхет елмая, рәхмәт.
Габидуллиннар “районканы” гел яздыралар, көтеп алалар һәм яратып укыйлар.
-Газетаны почта тартмасыннан алып керү белән укып чыгам. Район үзәгендәге хәбәрләрне белеп торсак та, авыллардагы чаралар турында мәгълүматны яраткан газетабыз җиткерә, - ди Рөстәм Габидуллин. - Үзем тумышым белән Якты Таудан, хатыным Роза – Иске Кадидан, туган авылларыбыз турындагы язмаларны аеруча яратып укыйбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев