Чирмешән районында ике меңнән күбрәк волонтер бар
5 декабрьдә узачак Волонтерлар көне алдыннан “Игелекле Чирмешән – 2025” муниципаль премиясе җиңүчеләрен һәм лауреатларын бүләкләделәр.
“Орион” яшьләр үзәге тарафыннан икенче тапкыр оештырылган чарада катнашырга теләүчеләрдән 92 гариза кергән, 54 волонтер үз эшләре хакында жюри алдында чыгыш ясады. Шуларның 15се җиңүче буларак сәхнәгә күтәрелде, 15 лауреат та бүләкле булды.
Әлеге дәрәҗәле чарада район башлыгы Рамил Айбатов һәм “Татарстан Республикасы игелеклелек мәгълүмати-ресурс үзәге” коммерциячел булмаган автоном оешмасының башкарма директоры Айрат Мөбарәкшин да катнашты. Алар актив волонтерларның һәрберсенең кулларын кысып, бүләкләр тапшырдылар.
-Игелекле эшләрне риясыз эшләү, йөрәк һәм күңел кушуы буенча ярдәм итү, бу безне берләштерә, бердәм һәм көчле итә. Бу кеше белсен өчен өчен эшләнгән гамәл түгел, тик шулай да аны күрсәләр яхшы. Бүген без сезнең хезмәтегезне бәяләргә җыелдык, - диде Рамил Тәлгать улы.
Район башлыгы бер төркем волонтерларны актив гражданлык позициясе һәм территориядә ирекле волонтерлык эшчәнлеген үстерүгә зур өлеш керткән өчен район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.
Казан кунагы да буш кул белән килмәгән, күп кенә чирмешәнле волонтерларга Рәхмәт хатлары тапшырды.
-Соңгы елларда гына да волонтерларның саны сизелерлек артуы куанычлы, - диде Айрат Илдус улы. - Сез көн саен чын могҗизалар эшлисез, дөньяны яхшырак һәм игелеклерәк итәсез, риясыз ярдәмегез гамәл генә түгел - чын батырлык. Рәхмәт сезгә.
Җиңүчеләр арасында укучылар да, укытучылар да, социаль хезмәткәрләр дә, аерым гаиләләр дә, укучылар һәм студентлар төркеме дә, җитәкчеләр дә бар.
Социаль хезмәткәр Лилия Хөснуллина гомер буе кешеләргә карата мәхәббәт хисе кичергән һәм аларга булышырга омтылган. Өлкәннәр аның хезмәтен хөрмәт итәләр, көн саен аны үз кызлары кебек көтәләр.
-Изгелек эшләп, дөньяны яхшырак итәргә мөмкин, - ди җиңүче. – Эшләребезне танытырга мөмкинлек биргән өчен оештыручыларга зур рәхмәт. Игелекләр эшләп кенә ярышыйк.
Чирмешән аграр техникумы волонтерлык белән күптән шөгыльләнә. Хәрәкәтнең яңа этабы “Игелекле Чирмешән” премиясе кысаларында башланган. Техникум укытучылары һәм студентлары игелек дөньяны коткарачагына ышана.
-“Игелекле Чирмешән” - уникаль проект, ул игелекле эшләр турында әйтергә мөмкинлек бирә һәм яхшы эшләргә рухландыра, - ди техникумның тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе Рәмзия Долгополова. – Күңелләрдә игелек чишмәсе саекмасын.
Җиңүчеләр арасында Бәркәтә мәктәбе дә бар. Биредә ун кешедән торган “Яхшылык канатлары” отряды эшләп килә. Фикердәшләр командасы, көн саен ярдәм итү – һәркемнең көченнән килә торган эш икәнен исбатлый. Алар мохтаҗларга ярдәм акцияләре оештыралар, социаль тәкъдимнәрне хуплыйлар һәм дөньябызны бераз булса да яктырак һәм игелеклерәк итәргә омтылалар.
Волонтерлар хәрәкәте безнең илдә 1980 еллар ахырында барлыкка килә. Бүген Россиядә якынча 10 миллионга якын волонтер бар. Ел саен аларның саны күп тапкырлар арта. Республикабызда 217000 волонтер исәпләнә. Шуларның ике меңнән күбрәге районы территориясендә теркәлгән.
Районыбыз волонтерлары даими рәвештә Донецк, Луганск республикалары, Запорожье һәм Херсон өлкәләре территорияләренә гуманитар ярдәм җыюда, адреслы ярдәм күрсәтүдә актив катнашалар. Аларның Җиңүне якынайтуга зур өлеш кертәләр. Быел да, узган елдагы кебек үк, районыбыз Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары һәм муниципаль районнары, ДНР, ЛНР, Запорожье һәм Херсонс өлкәләре территорияләрендә даими рәвештә гуманитар ярдәм җибәрүче волонтерлар өчен “Гуманитар ярдәм” номинациясендә “Безнең заман геройлары. Z буыны геройлары” республика премиясе лауреаты булды.
Чирмешән районының волонтерлар үзәге 2025 елга куелган барлык максатлар һәм бурычлар буенча да алдынгы урында тора.
ФОТОРЕПОРТАЖ
Кадрия Гамирова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев