Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Бәйгеләр

Редакциядәге кар көрәгечне Лашманга алып киттеләр

Лашман авылында яшәүче 76 яшьлек Гайния Яруллина “Безнең Чирмешән”гә язылучылар арасында уздырган отышта төп приз - кар көрәү техникасына ия булды.

Ул бу зур бүләкне отышларның төп иганәчесе - район башлыгы Рамил Айбатовның үз кулыннан алды.

-Көтелмәгән бүләк булды бу, бик зур рәхмәт, сезгә, отармын дип һич уйламаган идем, - ди Гайния Гата кызы. – “Безнең Чирмешән”не гомер-гомергә яратып укыдым. Газета бик күп яңалык җиткерә, киңәшләр дә бик файдалы.

Якташыбыз пекарьняда эшләгән, озак еллар колхозда хезмәт куйган, тегермән тарттырган. Язмыштыр инде, биш бала белән тол калган Гайния Яр Чаллы шәһәрендә дә яши. Ун ел КамАЗ заводында хезмәт куя, балаларын аякка бастыра. Ул тагын бер кат бәхетен сынап карый, авылдашы Шәриф Талиповка тормышка чыга. Кызганыч, инде аның дөньядан киткәненә дә өч ел вакт узган.

-Уеннар гадел икән, әнинең газетага язылу  квитанциясен июль башында гына китердек. Әни менә шул машинаны алып кайтырга кушты дип, шаяртып та алган идем, - ди кызы Рушания. – Шәриф бабай исән вакытта шундый машина турында хыялланды, безнең эшне җиңеләйтәсе килде. Аның теләге кабул булды. Хәзер бүләк белән эшләргә өйрәнергә туры килер.

  

Кадрия Гамирова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев