Чирмешәннең булачак шәфкать туташы “Татар кызы -2025” җиңүчесе
Кармыш авылы кызы Эльвина Әфләтунова “Татар кызы-2026” республикакүләм матурлык һәм талант конкурсының ярымфиналына узды.
Бәйгенең зона турында якташыбыз Әлмәт, Лениногорск, Баулы, Ютазы районнары кызлары белән көч сынашты.

Әлмәт медицина көллиятендә шәфкать туташы һөнәре үзләштерүче кыз сәхнәдә үзен бик тыныч тотты, барлык биремнәрне осталык белән үтәде. Иң элек кызлар үзләре белән таныштырдылар. Эльвина иҗади бәйгедә җыр башкарды, интелектуаль бәйге сорауларында да югалып калмады. Аш-су бәйгесендә безнең якларда гына әзерләнә торган юка җәймә тәкъдим итте һәм аны пешерергә өйрәтте. Кыскасы, киләчәктә укуын дәвам итеп, табиб булырга теләүче кыз бик яхшы чыгыш ясап беренче булды. Ул район данын Казанда яклаячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев