Чирмешәндә иң оста машина йөртүче хатын-кызларны ачыкладылар
Чирмешәндә инде күп еллар дәвамында оештырылучы “Автоханым” муниципаль бәйгесе үтте.
Ярыш машина йөртүче төрле яшьтәге биш гүзәл затны бергә җыйды. Бәйге берничә этаптан торды. Анда йөреш тизлеген, маневрлылыкны, чикләнгән урында парковка лану һәм башка бәяләделәр.
-Жюри әгъзалары конкурсантларның чыгышларын игътибар белән күзәтте. Бәяләүнең төп критерие – биремнәрне үтәү тизлеге генә түгел, ә төгәллек, һәм, әлбәттә, юлда куркынычсызлык та, - диде “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесенең район бүлекчәсе җитәкчесе Гөлия Кәбирова.

Бәйгенең җиңүчесе булып Сосновкадан Алена Владимирова танылды, Чирмешәннән Алина Дмитриева – икенче, Галина Павлова – өченче урында. Җиңүчеләр Диплом, кубок һәм истәлек бүләкләренә ия.
Гөлия Кәбирова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев