Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Бәйгеләр

Чирмешәндә “Ел укытучысы- 2026” бәйгесенә йомгак ясадылар

“Ел укытучысы - 2026” һөнәри осталык бәйгесенең муниципаль этабы җиңүчеләре мәгълүм булды.

Бәйгедә районның 27 педагогы катнашты. Район этабында үзләрен иң яхшылар дип таныткан якташларыбыз 27-28 гыйнварда Чирмешән лицеенда узачак төбәк этабында район данын яклаячак.

-Һәр педагог үз эшенең остасы. Сез хәзерге балалар белән аларның телендә сөйләшә беләсез һәм һәрберсенең күңеленә ачкыч табасыз, - диде район мәгариф бүлеге җитәкчесе Ольга Маркова. - Педагогның хезмәтен бәяләп бетереп булмый. Сез фәнгә өйрәтеп кенә калмыйча, районыбызның, илебезнең киләчәген формалаштырасыз.

Ивашкино урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Марина Макарова “Ел укытучысы – 2026” җиңүчесе булды. Якташыбыз хезмәт юлын Яр Чаллы шәһәрендә башлый, тәҗрибә тупларга өлгергән - тугызынчы ел мәктәптә.

-Мин бала вакытта укытучы булып уйный идем, шул уеным һөнәргә әверелде. Балаларны бик яратам, аларның күзләрендәге очкыннар эшкә дәрт уята, - диде Марина Олеговна. – Көндәшләрем көчле иде, гомумән, йомшак кеше укытучы була алмый. Бәйге авыр булды дия алмыйм, үземне тыныч тоттым, уен формасында гадәти дәрес үткәрдем.

“Иң яхшы татар теле укытучысы – 2026” җиңүчесе - 1 нче Чирмешән мәктәбеннән 25 ел стажлы Эльмира Шәрифуллина. Ул рус төркемендә татар теле һәм әдәбияты дәресләре алып бара. Аны укытучылар нәселеннән дияргә мөмкин, әтисе Әхтәм Фатыйхов 41 балалар укыткан, әнисе дә мәктәптә эшләгән, игезәк сыңары да укытычы.

-Мондый бәйгедә беренче тапкыр гына катнашуым түгел, шулай да чит сыйныф балалары ничек кабул итәр икән дип бераз борчылдым, тик дулкынлануым юкка булган, - диде Эльмира Әхтәм кызы. – Көндәшләрем дә тәҗрибәле, озак еллар татар теле укыткан коллегаларым. Мин татар теленә мәхәббәтне үз үрнәгемдә бирергә тырышам, милли киемнәр киям. Милли орнаментлар, татар халык ашлары темаларына сыйныфтан тыш чаралар үткәрәм. Укучыларым олимпиадаларда да катнаша. Рус телле балаларның татар телен яратып өйрәнүләре куанычлы.

Чирмешән лицееның математика укытучысы Фирүзә Шәрифуллина - “Педагогик дебют” бәйгесе җиңүчесе. Яшь педагог төбәк этабында район данын яклаячак.

“Ел тәрбиячесе – 2026” бәйгесе җиңүчеләре Надежда Гыйләҗева (“Әкият” балалар бакчасы тәрбиячесе) һәм “Ландыш балалар бакчасы тәрбиячесе Анна Евставьевалар да төбәк этабы бәйгесенә әзерләнәләр.

Бәйгенең муниципаль этабына йомгак ясаганда, барлык катнашучыларны, лауреатларны, призерларны һәм җиңүчеләрне бүләкләделәр.

ФОТОРЕПОРТАЖ 

Кадрия Гамирова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев