Бәркәтәдәге балалар мәйданчыгында дистәгә якын инвентарь урнаштырганнар
Бәркәтә авылында “Татнефть” гранты акчаларына балалар мәйданчыгы ясадылар.
1 июнь – Халыкара балаларны яклау көнендә әлеге уен, спорт объектын бәркәтәлеләр бәйрәм ясап ачты. Авыл үзәгендәге кечкенә стадион янәшәсендәге мәйданчыкта бала уеннары өчен нинди генә җайланмалар юк: таганнар, карусельләр, төрле “горкалар” – һәммәсе сабыйлар өчен. Спорт белән шөгыльләнергә өчен олыракларга да спорт инвентарьләре урнаштырылган.
-“Татнефть” җәмгыяте грантын былтыр откан идек. Район башлыгы Рамил Айбатовка да рәхмәт, ул да ярдәм итте. Хәзер ике шундый мәйданчыгыбыз булды, моннан җәй буе балалар өзелмәс, шәһәрләрдән әби-бабайлары янына кайтучы малайлар, кызлар күп, - ди Бәркәтә авыл җирлеге башлыгы Ринат Сибгатуллин.
Сүз уңаеннан, Бәркәтә авылындагы балалар бакчасында бүген 6 бала тәрбияләнә. Узган уку елында мәктәптә 50 укучы белем алды.
Балалар уен мәйданчыгын ачуга килгән кунакларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ләйләгөл Моксинова сәламләде һәм балаларга имин, бәла-казасыз каникул яллары теләде.
ФОТОРЕПОРТАЖ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев