Чирмешән яңалыклары

"Безнең Чирмешән" газетасы - Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Бәйрәмнәр

Чирмешәндә Сөлге җыючыларны кайнар коймаклар белән каршы алдылар

Әби-бабайлардан калган гореф-гадәтне яңартып, район үзәгендә быел да Сөлге җыйдылар.

Гадәттә, әлеге йоланы Сабан туе алдыннан оештыралар. Быел да милли киемнәргә киенгән район мәдәният йорты хезмәткәрләре, бизәлгән машиналарга утырып, Чирмешән урамнарын уздылар.

-Сөлге җыюга яшьләрне дә җәлеп иттек, алар да белеп, өйрәнеп үссеннәр дип. Рәхмәт якташларыбызга: бик теләп катнашалар, безне көтеп каршы алалар, - диде район мәдәният йорты хезмәткәре Тәзкия Кәримова.

Сөлге җыючылар юлларын район инвалидлар оешмасыннан, өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатыннан башладылар. Анда яшәүчеләр һәм эшләүчеләр колгага шактый бүләкләр элде. Егетләрне, кызларны башка якташларыбыз да елдагыча көтеп алдылар.

-Яшь вакытта Сөлге җыючыларга махсус кулъяулыклар чигеп көтеп ала идек. Хәзер дә шушы йоланы яңартуларына бик сөендем, яшь чаклар искә төште, - ди “Шагыйрьләр бистәсендә” яшәүче Сәгадәт апа Исмәгыйлева.

Шунысы сөендерә, өлкәннәр генә түгел, яшьләр дә бу бәйрәмне көтеп алалар. Район үзәк больницасында эшләүче Гөлнәзирә Сидорова да сөлге җыючыларны урамда каршылады.

-Былтыр да бүләкләремне әзерләгән идем, быел да, сөлге җыюларын ишеткәч, урамга чыгып көттем. Элегрәк мондый йолада катнашканым юк иде, бик күңелле икән ул, - ди якташыбыз.

Бию көйләре, Сабан туена чакыру тавышлары агылган машиналар Канаш урамына да төшеп җиттеләр. Монда яшәүче Вера Садыйкова егетләрне, кызларны коймаклар пешереп, сыйлы өстәлләр әзерләп көткән.

-Сөлге җыюлары турында афишалардан укып белдем дә иртәдән үк кадерле кунаклар көткән кебек әзерләнә башладым. Рәхмәт барысына да безгә шундый бәйрәм ясаганнары өчен, бик кызык булды, - ди Вера Петровна.

Машиналар Чирмешән урамнары буйлап юлларын дәвам иттеләр. якташларыбызның капка төпләрендә туктый-туктый колга да тиз тулды. Әлеге бүләкләр Сабан туенда катнашучыларга әзерләнә.   Исегезгә төшерәбез, 6 нчы июньдә – район үзәгендә, 7ндә авылларда милли бәйрәмебез – Сабан туйлары гөрләячәк.

ФОТОРЕПОРТАЖ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев