Чирмешәнлеләрне балалар бәйрәменә чакыралар
ТР Министрлар кабинетында журналистлар өчен узган брифингта 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көнен уздыру, балалы гаиләләргә булган ташламалар турында сөйләделәр.
Безнең районда да бу бәйрәмне зурлап уздырырга җыеналар. “Чирмешән-бәхетле киләчәк территориясе” дип аталган бәйрәм чарасына Чирмешән лицее мәйданында 16 сәгать 30 минутта старт бирелә.
Бәйрәм интерактив һәм күңел ачу чаралары белән башланып китә. Биредә төрле уеннар, конкурслар оештырыла, мастер-классларда катнашырга була. Балаларны асфальтта рәсем ясау конкурсы да көтә. Әтиләр, әниләр һәм балалар гаилә эстафетасында да катнаша ала. Территориядә аттракционннар эшләп торачак. 17 сәгатьтә районның талантлы балалары концерт күрсәтә. Чара 18 сәгатьтә сабын күбегендә коену белән тәмамланачак, диләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев