Чирмешән яңалыклары

"Безнең Чирмешән" газетасы - Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Бәйрәмнәр

Район башлыгы Рамил Айбатовның Россия көне уңаеннан КОТЛАВЫ!

Хөрмәтле райондашлар! Сезне дәүләт бәйрәме – Россия көне белән ихластан тәбрик итәм!

12 июньдә без Россиянең күп гасырлык тарихын искә төшерәбез. Безнең ил авыр, шул ук вакытта героик үсеш һәм күтәрелеш юлын узды, үз яшәешендә күп кенә тетрәнүләр кичерде, әмма нык торды һәм үсеш алуын дәвам итә. Бу көн – ата -бабаларыбызның батырлыкларын искә алу, бүгенге һәм киләчәк турында уйлану өчен сәбәп. Без барыбыз да илебез белән горурланабыз һәм аның чәчәк атуын телибез. Хәзерге Россия – көчле һәм бәйсез дәүләт, үз милли мәнфәгатьләрен нык саклый. Безнең энергиябез, тырышлыгыбыз туган җиребезнең алга таба үсешенә хезмәт итсен. Илебезнең олы тарихы һәр төбәк, һәр район, һәр авыл һәм һәр гаиләнең кечкенә тарихыннан туплана. Безнең буын һәм чирмешәнлеләр язган битләр матур эшләр, казанышлар белән тамгалансын иде. Россия көне белән, ка дерле райондашлар! Сезгә сәламәтлек, тыныч күк йөзе һәм иминлек телим!

Рәсем ясалма фәһем

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев