Иске Кади балалары катыктан акча эзләде
Иске Кади авылында 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көненә багышлап, балалар өчен Сабан туе үтте.
Чараны мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре берлектә оештырды. Бәйрәм урыны матур итеп бизәлде, дәртле көйләр яңгырады, балаларның шат авазлары тынмады. Сабан туе аркан тартышу, эстафеталар һәм төрле хәрәкәтле уеннар белән башланды. Һәр бала бик теләп уеннарда катнашты: катыктан вак акча эзләү, йомырка куелган кашык кабып йөгерү, капчык киеп узышу уеннары аларга бик ошады.
Бәйрәм һәркемнең күңеленә хуш килде. Әлеге чараны оештырырга булышкан һәм иганәчелек иткән Илмир һәм Гүзәл Камаловлар, Зөфәр һәм Илсөя Гарифуллиннар гаиләләренә чиксез рәхмәт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев