Чирмешән яңалыклары

"Безнең Чирмешән" газетасы - Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Бәйрәмнәр

Чирмешәндә балалар өчен күңелле бәйрәм оештырдылар

1 июнь – Халыкара балаларны яклау көнендә Чирмешән лицее янындагы мәйданчыкта “Чирмешән – бәхетле киләчәк территориясе” дип аталган бәйрәм чарасы оештырылды.

Кичке буйда оештырылган бәйрәмгә чирмешәнлеләр генә түгел, авыллардан да балалар килгәннәр.

Бәйрәм кунакларын район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйләгөл Моксинова сәламләде.

-Балалар – тормышыбызның яме, мәгънәсе. Сезгә бәхетле балачак телим. Җәйге ялыгыз күңелле үтсен, - диде ул.

Әлеге чарада районда яшәгән һәм эшләгән, быел сабыйлары дөньяга килгән гаиләләрне 30 мең сумлык сертификат белән бүләкләделәр. Менә алар: Әккәрәйдән Раиса һәм Вячеслав Макаровлар, Керкәледән Мохинур Хушиева, Чирмешәннән Эльвина һәм Илнур Сәлаховлар, Карина һәм Альмир Харисовлар, Гөлнара һәм Евгений Черновлар.

-Сабыебыз Ленар 7 майда туды, абыйсына биш яшь, апасына яшь тә дүрт ай. Безне шулай хөрмәтләгәннәренә бик сөендек, рәхмәт район җитәкчелегенә, - диде яшь әни Эльвина Сәлахова.

Бәйрәмдә шулай ук “Йолдызлык-Созвездие” иҗат фестивалендә уңышлы чыгыш ясаган балаларны да бүләкләделәр. Районның сәләтле балалары катнашындагы бәйрәм концерты да күпләрнең кәефен күтәрде. Дөрес, көне генә бераз салкынча туры килде.

-Өстән сибәләп торган яңгыр да балаларның күңелен төшерми, Күрегез, ничек рәхәтләнеп ял итәләр, бииләр, җырчыларга кушылып җырлыйлар да, - диде бәйрәмгә кызы Сөмбел белән килгән чирмешәнле Гөлфия Нуруллина. – Рәхмәт оештыручыларга, бәйрәм бик күңелле үтә.

Балалар өчен гадәттәгечә интерактив мәйданчыклар да эшләде. “Яшьтәш” яшүсмерләр клубы, үзәк китапханә, социаль яклау бүлеге, район газ хезмәте, “Беренчеләр хәрәкәте” бүлекчәсе - барысы да мастер-класслар, уеннар оештырдылар, балаларны бүләкләр белән сөендерделәр. Теләүчеләр татлы мамык, попкорн, лимонад кебек тәм-томнар белән дә сыйлана алды.

Чараның ахырында барысы да түземсезләнеп көткән күбекле шоу булды. Балаларны хәтта кичке салкын да туктатмады: барысы да диярлек рәхәтләнеп күбеккә чумдылар, бәйрәмнән күтәренке кәеф белән таралыштылар.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев