Чирмешәннең ветеран чик сакчылары янә марш белән уздылар
Чирмешән районында Чик сакчылары көнен быел да бик зурлап билгеләп үттеләр.
Төрле елларда чик буе гаскәрләрендә хезмәт иткән ир-егетләр иртән үк “Орион” яшьләр үзәге янында җыела башлады. Сүз уңаеннан, районда йөздән күбрәк чик сакчысы исәпләнә, диделәр.
Быел да райондашларыбыз бәйрәмне автойөреш белән башлап җибәрделәр. Байраклар белән бизәлгән автоколонна район үзәге урамнары буйлап узды һәм Җиңү паркына юнәлде. Биредә чик сакчылары һәйкәле янында тантаналы митинг узды. 50-60 яшьтән узган, ә кайберләре 70не дә тутырган, якташларыбыз формадан марш белән үттеләр.
Тантанада район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов та катнашты, ул барысын да Чик сакчылары көне белән котлады.
- Бүген - батырлык, кыюлык, намус һәм Ватанга мәхәббәт гәүдәләндергән көн. Илебез сакчылары, Бөек Ватан сугышы башлангач, беренче һөҗүмне үзләренә кабул итеп, аннан соң илебезгә куркыныч янаган чорларда да ил чикләрен, ил иминлеген саклап батырларча көрәшкәннәр, бүген дә үз постларында уяу торалар, - диде үзенең чыгышында Илнур Минсәгыйть улы.
Бәйрәмдә катнашучыларны Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссары урынбасары Илдар Яушев һәм күрше Әлмәт районыннан кунак Эльбрус Ялалетдинов җылы котладылар. Күршеләр, чик буе гаскәрләре ветераннары чирмешәнлеләр игътибарына җыр тәкъдим иттеләр.
-Минем өчен бу үзенчәлекле көн. Ел саен без, чирмешәнлеләр, чик буе гаскәрләрендә хезмәт иткән якташлар бергә очрашабыз. Хезмәт елларын искә төшерәбез, аралашабыз, - диде элеккеге чик сакчысы Хәмзә Гыйльфанов. - Бүген хезмәт елларында минем якын дустыма әверелгән Чирмешән егете, бүген Әлмәттә гомер итүче Юрий Игнатьев та кайтты. Без Ерак Көнчыгышта бергә хезмәт иттек.
Бу бай көн тантаналы рәвештә чик сакчылары һәйкәленә чәчәкләр салу белән тәмамланды.
ФОТОРЕПОРТАЖ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев