Чирмешәндә Россия көне уңаеннан оештырылган чарада төрле телләрдә җырлар яңгырады
Россия көне уңаеннан Чирмешәннең Яшьләр мәйданчыгында оештырылган бәйрәм гөрләп үтте.
Көндез күк йөзен болытлар каплап, яңгыр явып үтсә дә, кичкә көн ачылды. Районыбыз артистлары бәйрәмгә килгән тамашачыларга татар, рус, чуваш телләрендә берсеннән-берсе матур, моңлы җырларын, биюләрен бүләк иттеләр. Дәртле музыка астында хәтта рәхәтләнеп биючеләр дә булды. Бәйрәмгә килүчеләр өчен төрле мәйданчыклар эшләп торды, китапханәчеләр, гадәттәгечә, Россия триколоры белән значоклар ясап өләштеләр, рәсем ясау буенча да мастер-класс күрсәттеләр. Балалар мемориаль үзәк һәм туган як тарихы музее хезмәткәрләре оештырган уеннарда да бик теләп катнашты.
Автор фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев