Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Мәгариф

Чирмешән районының 56 укучысы өстәмә белем алды

Узган уку елында район балалар сәнгать мәктәбен 56 укучы тәмамлады.

Әлеге укучылар үзләренә ниндидер һөнәр үзләштерде дияргә мөмкин. Бу уңайдан мәктәптә чыгарылыш кичәсе ясап, музыка, хореография, фольклор, театр сәнгате һәм рәсем сәнгате бүлекләрен тәмамлаган чыгарылыш сыйныф укучыларына таныклыклар тапшырдылар.

Шатлыклы һәм шул ук вакытта моңсу да бәйрәмдә балалар укытучылары, сыйныфташлары белән хушлаштылар. Өстәмә белем бирү мәктәбендә алган һөнәрләре аларга киләчәк тормышта да кирәк булыр. Бу яңа мөмкинлекләр белән зур тормышка бер адым.

Үткән уку елында балалар сәнгать мәктәбендә музыка, хореография, театр, рәсем, декоратив гамәли сәнгать, фольклор, эстрада һәм иртә үсеш бүлекләрендә 409 укучы белем алган.

Уку елы дәвамында мәктәптә 60 чара (концерт, күргәзмә, фестиваль) уздырганнар. Укучылар һәм укытучылар 43 концерт номеры күрсәткән, 37 күргәзмә оештырганнар. Горурланырлык җиңүләре дә бар: 97 укучы “Гаилә” милли проекты ярдәмендә республика, бөтенроссия һәм халыкара конкурслар лауреатлары булганнар.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев