Чирмешәнлеләр өчен горурландым
Безнең районда

Чирмешәнлеләр өчен горурландым

Шул көннәрдә Әлмәт музыка көллиятендә Рәис Нәгыймов исемендәге “Урсал тауда” Халыкара фестиваль-конкурсы узды.

Бу зур мәдәни чарада, тамашачы буларак, миңа да катнашырга туры килде. Бәхетемә, якташларым – Чирмешән балалар сәнгать мәктәбе укучыларының чыгышларын күрергә насыйп булды.

Ирина Гришанина җитәкчелегендәге “Бәхетле балачак” хореография коллективы сәхнәдә “Сабантуй” һәм рус халкының җырлы-биюле күренешләрен тәкъдим итте. Балалар үзләренең осталыгы, сәхнәдә иркен тотулары белән тамашачыларны да, жюри әгъзаларын да сокландырды. Һәм бу хезмәтләре тиешле бәяләнде: конкурс нәтиҗәләре буенча коллектив призлы урыннар яулады.

Чирмешән районында шундый талантлы яшьләр үсүенә шатланып кайттым. “Бәхетле балачак” коллективына алдагы көннәрдә дә яңадан-яңа иҗади уңышлар, илһам һәм зур җиңүләр телим!

Фәнис Шәфыйков,

Әлмәт шәһәре.


Нет комментариев