Иске Кади - Чирмешән районының иң борынгы авылларының берсе.
Аның 400 еллык тарихы бар. Бу авылда да кушаматсыз кеше юк диярлек. “Кушаматны белми кушмыйлар” ди халык. Чыннан да, кушамат ул - кешенең көзгесе дип була, чөнки холкын, гадәтен, нәселен чагылдыра.
Бу хакта Иске Кади авылының өлкән буын вәкиле – мәдәният ветераны Госман Мортазин белән әңгәмә кордык.
“Һәр кушаматның үз тарихы бар”
Иске Кади авылы оешуга 400 елдан да ким түгел икән. Авылга беренче булып Кади исемле кеше нигез салган. Икенче нәсел Сембер өлкәсеннән килгән Сафиулла бабайдан башлана. Ул 105 яшендә үлгән. Аның тугыз улы үскән. Өченче нәсел Пугачев күтәрелешендә катнашкан, Салават Юлаев җитәкчелегендәге гаскәрдә командир булган Булатовка кагыла. Билгеле, вакыт узган саен аерым гаиләләрнең, аерым кешеләрнең кушаматлары барлыкка килгән, ләкин Иске Кади авылында яшәүчеләрнең гомуми кушаматлары да бар – аларны Йомычкалар дип йөртәләр.
-Безнең авыл халкы элек-электән агач эше белән шөгыльләнгән. Агач эшләнмәләре ясап, аларны сатып көн күргәннәр. Йорт саен диярлек балта остасы яшәгән. Ат арбалары һәм чаналары, кул арбалары, савытлар, сандыклар, тәгәрмәчләр дисеңме... Чаналарның да ниндие генә юк иде: “кошевка”, “дранник”, тирес түгү өчен аерым була иде. Самара өлкәсеннән кадәр килеп алып китәләр иде аларны. Шуңа да безнең авылга Йомычкалар дигән кушамат такканнар, – ди Госман абый.
– Дөрес, аерым кешеләрнең дә кушаматлары бар, алар, нигездә, кеше белән кешене бутамас өчен тагылганнар. Әйтик, авылда берничә Госман исемле кеше бар. Миңа Артист диләр, чөнки гомерем буе мәдәнияттә хезмәт куйдым. Авылда әллә нинди кызыклы кушаматлар бар, ләкин, кызганыч, аларның күбесенең килеп чыгу тарихын сорашырга кеше калмады.
Ул үзе дә авыл тарихын өйрәнүче, “Иске Кади авылы: тарихи язмалар” китабын язучыларның берсе, 85 яшьлек ветеран әле дә сәхнәдән төшми, иҗат белән яши.
Йомычка чыгарып, көн күрдек
Авылда бүген балта осталары калмаган диярлек, йомыш төшсә, халык Якуб абый Кәбировка мөрәҗәгать итә.
-Хәзер инде агач эшләнмәләренә ихтыяҗ юк. Шунда сирәк кенә вак-төяк, үземә кирәген генә ясыйм, - ди ул. – Ә элек чанасын да, арбасын да, урындык та, өстәл дә ясадык, хуҗалыкта нәрсә кирәк – бөтенесен. Заманында йомычка чыгарып көн күрдек. Бабайлар, әтиләр шуның белән шөгыльләнгән.
“Кушамат – аралашу чарасы”
Китапханәче Рушания Гыйрфанова фикеренчә, кушаматлар авыл кешеләре арасында аралашуны җиңеләйтә.
- Безнең үзебезнең дә бар. Ирем ягыннан безгә “Үрдәк” диләр. Аның тарихы шундыйрак. бабайлар кайдандыр кайталар да, ял итәргә сулык янында туктыйлар. Җәй, эссе. Бабай беренче булып суга сикергән дә, йөзеп киткән. Шуннан иптәшләре: Кара әле ничек матур йөзә, нәкъ үрдәк шикелле”, дигәннәр. Шуннан шул кушамат аңа ябышкан, - ди Рушания Минәхмәт кызы.
Рушания ханым Иске Кади китапханәсендә 22 ел хезмәт куя. Ул авыл тормышында актив катнаша. Аның әйтүенчә, кушаматлар – авылның тере тарихы.
“Кушаматны хөрмәт белән әйтәбез”
Авыл мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Рузилә Мөкътәсимова да авыл кушаматлары белән кызыксынган.
-Без авылда 127 кушамат барлыгын ачыкладык. Арасында төрлесе бар, хәтта кайберләрен нәрсә аңлатканын да белмәдек. Әйтик, Чапрыш дигән кушамат. Нәрсәне аңлата, каян килеп чыккан? Белүче юк, – ди Рузилә ханым.
Нет комментариев