Чирмешән ветеринарларына яңа эш машинасы бирделәр
Белеп торыгыз

Чирмешән ветеринарларына яңа эш машинасы бирделәр

Район ветеринария берләшмәсе белгечләренә Казанда үткән чарадан “Лада Веста” автомашинасы алып кайттылар.

“Казан Экспо” үзәге мәйданчыгындагы яңа техникалар тапшыру тантанасында республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнашты. ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе учреждениеләренә бу көнне барлыгы 47 берәмлек техника: йөк машиналары һәм җиңел автомобильләр, тракторлар тапшырганнар. Район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Рөстәм Мостафин әйтүенчә, безгә бирелгән “Лада Веста”ны ветеринария табиблары һәм фельдшерлар файдаланачак.


Нет комментариев