Чирмешәндә яшәүче Хәниф һәм Ландыш Гариповларның ишегалды чәчәкләр оранжереясен хәтерләтә - биредә 80-85 чүлмәктә гөлләр үсә.
Түзә икән әрем гөле
Октябрьнең ахыргы көннәре булса да, хризантемалар (сүзлекләрдә әрем гөле дип тәрҗемә ителә) күзләрне иркәли, алар төрле төстәге шарларны хәтерләтә.
Ландыш Камил кызы элек-электән чәчәкләр үстерергә ярата, ә хризантемалар белән мавыгуына әле өч ел гына. Ул инде үзендә аларның 10-15 төслесен булдырган.
-Язын бу чүлмәкләргә петунияләр хуҗа була, җәй көне ишегалдын бальзаминнар, розалар, каллалар бизи, - диде Ландыш апа. – Август башларында петунияләр шиңә башлагач, ул чүлмәкләргә алдан әзерләгән хризантема үсентеләрен утыртам. Алар суыкларга кадәр чәчәктә утыралар. Көзнең беренче суыкларында аларны каплап торып та гомерләрен озайтабыз. Бу чәчәкләр -5 градуска кадәр түзә.
Чүлмәкләр базда кышлый
Бу матурлыкны булдыруга күпме хезмәт китә?! Гариповлар бакчачылык сезонын мартта ачып, ноябрьдә генә ябалар. Чәчәкләргә суыклар бәргәч, кисеп, чүлмәкләре белән базга төшерәләр, алар шунда кышлый.
-Билгеле, базга 80 чүлмәк куймыйбыз. Мин бер төстәге чәчәкләрнең берничәсен генә алам, чама белән 30лап чүлмәк кышлый базда, - диде чәчәк үстерү остасы. – Март аенда аларны теплицага яки башка җылы урынга куярга, парник эффекты ясарга кирәк. Чүлмәктәге гөлләрне бүлгәләп, стаканнарга утыртам, бер төптән 20-30 үсенте ясарга мөмкин.
Күршеләргә, туганнарга да җитә
Май башында бу үсентеләр бакчага чыга. Якташыбыз бу язда 250 төп хризантема үсентесе утырткан. Аларга сорау бар, ул аларны күршеләре, туганнары өчен дә ясый.
-Бу чәчәкләр иркенлек, яктылык һәм кояш ярата. Бакчага араларын 50-60 сантиметр ара калдырып утыртам. Койма буенда, яки төбендә чүп үләне булса да, үсүе начарлана, - дип тәҗрибәсе белән уртаклашты Ландыш Камил кызы. – Хризантемалар чүлмәккә караганда, җирдә яхшырак үсә. Билгеле, ашламалар да кертәм, ул аларның үсешен яхшырта.
Чәчәкләр дә сөйли белә
Гариповларда таш чәчәге (каменный цветок) дә үсә. Молодило исемле төре суыкларга да чыдам, ул урамда кышлый икән.
-Мин менә шул чәчәкләр белән яшим. Бу кешенең күңел халәтедер. Аларны күргәч, шатланам, иртән чыгып, чәчәкләрем белән сөйләшәм, шунда зарядка да ясап алам, - диде ул. – Җәен видео һәм фотолар ясыйбыз һәм кыш көннәрендә шуларны карап сокланабыз.
Нет комментариев