Чирмешәнне әйләнеп узу юлының икенче өлешенә бер кат асфальт түшәделәр
Безнең районда

Чирмешәнне әйләнеп узу юлының икенче өлешенә бер кат асфальт түшәделәр

Октябрь ахырында монда авторанспорт хәрәкәтенә юлны ачарга ниятлиләр.

“Татавтодор” автомобиль юллары идарәсенең райондагы участогы эшчеләре Кече Чегодай авылы янындагы “Татнефть” ягулык салу станциясеннән Шентала станциясе уңаендагы “Таиф” заправкасына кадәр 3 километр 400 метр арада юлны капиталь ремонтлыйлар.

Киләсе елга биредә икенче катлам асфальт җәеп, юл кырыйларын (обочина) ныгытачаклар: Марат Гомәров фотосы

-Хәзер юл буйларын ясыйбыз. Асфальтка вакытлыча сары төстәге разметкалар да сызылачак, - диде участок начальнигы Исхак Әбүнәгыймов.

Киләсе елга биредә икенче катлам асфальт җәеп, юл кырыйларын (обочина) ныгытачаклар.

Әйләнгеч юлның былтыр ясалган өлешенә исә юлчылар бүген яңа юл билгеләре - знаклар урнаштырды.

-Хәзер юл буйларын ясыйбыз: Марат Гомәров фотосы


Нет комментариев