Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Мәгариф

Чирмешән районы сабыйларына ана телен өйрәтү балалар бакчасыннан башлана

Районда унбер татар мәктәбендә һәм алты чуваш мәктәбендә белем, тәрбия ана телендә бирелә. Шулай ук унике балалар бакчасында белем бирү һәм тәрбия чаралары – татар телендә, дүртесендә чуваш телендә алып барыла.

- Без туган телдә белем һәм тәрбия бирә торган балалар бакчаларын һәм мәктәпләрне саклау бурычын куеп эшлибез. Районда моңа барлык шартлар бар, - диде район мәгариф бүлеге җитәкчесе Ольга Маркова. – Балалар бакчаларындагы сабыйларның 62,6 проценты, мәктәпләрдә укучы татар балаларының 64,88 проценты ана телендә белем һәм тәрбия ала.

Район үзәгендәге “Чишмәкәй” - туган татар телендә тәрбия һәм белем бирү буенча база балалар бакчасы. Анда дүрт төркемгә  65 сабый йөри. Чирмешәннең “Әкият” һәм “Ромашка” балалар бакчаларында да шундый төркемнәр бар. Район үзәгендәге “Ландыш” балалар бакчасында чуаш халкының мәдәнияте, көнкүреше, гореф-гадәтләре белән таныштыру түгәрәге эшли.

Районда мәктәпкәчә белем бирүне 17 балалар бакчасы, алты мәктәптә мәктәпкәчә төркемнәр һәм бер башлангыч мәктәп-балалар бакчасы гамәлгә ашыра. Аларда 463 бала тәрбияләнә.

- Райондагы 26 мәктәптә 1815 укучы белем ала. Татарлар күпчелекне тәшкил итә – 897, руслар – 454, чувашлар – 386, мордвалар – 33, катнаш никахтан туучылар – 9, башка милләт балалары – 36, - ди Ольга Владимировна. – Унбер татар мәктәбендә 378 укучы ана телендә белем һәм тәрбия ала, алты чуваш мәктәбендә – 275.

Татар милләтеннән булган 897 баланың 426сы татар телендә белем бирүче сыйныфларда укый, тәрбия эшләре татар телендә алып барылучы сыйныфларда – 170, 301 татар баласы рус телендә белем бирүче сыйныфларда укый.

Чирмешән лицеендагы сигез сыйныфта – тәрбия, өч сыйныфта укыту һәм тәрбия эшләре татар телендә уза. Шулай ук, 1 нче Чирмешән мәктәбендә һәм 2 нче Чирмешән мәктәбендә тәрбия эшләре татар телендә алып барылучы сыйныфлар эшли.

- Район мәгариф бүлеге балаларга ана телен өйрәтүгә  мөмкинлекләр булдырырга тырыша. Балаларны татар сыйныфларына җәлеп итү өчен ата-аналар белән максатчан эш алып барыла, - ди мәгариф бүлеге җитәкчесе. - Матди-техник база яхшыртыла, татар сыйныфларында төрле түгәрәкләр оештырыла.

Мәктәпләрдә чуваш һәм мордва халыкларының мәдәниятен, гореф-гадәтләрен өйрәтү юнәлешендә дә эш алып барыла. 1 нче Чирмешән мәктәбендә - чуваш балалары өчен, 2 нче Чирмешән һәм Иске Котыш мәктәпләрендә мордва балалары өчен түгәрәкләр эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев