Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Якты Тауда яңа клуб булачак

"Авыл клублары" республика программасы нигезендә Якты Тау поселогында төзелүче яңа клубның стеналарын күтәреп бетергәннәр. - Хәзер монда штукатурлау эшләрен башладык, - ди Яңа Чишмәнең "Стройсервис" җәмгыяте директоры Хәлил Билданов. - Түбәне ясау һәм электр челтәрен монтажлау өчен материал да туплыйбыз, идәннәрне җәю өчен аслык та әзерлибез. Клубның тамаша залы 100...

"Авыл клублары" республика программасы нигезендә Якты Тау поселогында төзелүче яңа клубның стеналарын күтәреп бетергәннәр.

- Хәзер монда штукатурлау эшләрен башладык, - ди Яңа Чишмәнең "Стройсервис" җәмгыяте директоры Хәлил Билданов. - Түбәне ясау һәм электр челтәрен монтажлау өчен материал да туплыйбыз, идәннәрне җәю өчен аслык та әзерлибез.
Клубның тамаша залы 100 урынга исәпләнгән. Шул ук бинада фельдшер-акушерлык пункты да урнашачак. Яңа объектны 1 сентябрьгә файдалануга тапшырырга планлаштыралар.
Әлеге мәдәният учреждениесенең гомуми бәясе - 7 миллион 500 мең сум.
Сүз уңаеннан, бүген Якты Тауда 65 йортта 138 кеше гомер кичерә, шул исәптән 35 яшькә кадәр - 32 кеше.
Элек монда клуб бөтенләй юк иде, чараларны авыл китапханәсе урнашкан бинада оештырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Мәдәният