Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Чирмешән кызы Рузилә Булатова татар сәхнәсен яуларга хыяллана

Әүхәдиев исемендәге Казан музыка колледжында белем алучы якташыбыз Рузилә Булатова татар тамашачысын моңлы халык җырларын тере тавышка башкарып яуларга ниятли. Колледжда вокал дәресләрен алып баручы Татарстанның халык артисты Римма Ибраһимова да кызны өметле укучыларының берсе дип саный икән. Рузилә күпләребезгә яхшы таныш. Җырлы-моңлы бала 9 яшеннән үк Чирмешән сәхнәсеннән төшмәде,...

Әүхәдиев исемендәге Казан музыка колледжында белем алучы якташыбыз Рузилә Булатова татар тамашачысын моңлы халык җырларын тере тавышка башкарып яуларга ниятли. Колледжда вокал дәресләрен алып баручы Татарстанның халык артисты Римма Ибраһимова да кызны өметле укучыларының берсе дип саный икән.

Рузилә күпләребезгә яхшы таныш. Җырлы-моңлы бала 9 яшеннән үк Чирмешән сәхнәсеннән төшмәде, җитәкчесе Әлфия Закирова булышлыгы белән төрле конкурсларда җиңүгә иреште. "Татар моңы - 2014"тә - лауреат, "Созвездие-Йолдызлык" фестиваленең "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында уздырылучы гала-концертында 3 ел рәттән призлы урыннар яулады. Быел өлкәннәр төркемендә (21 яшькәчә) икенче урынга лаек булуы да 16 яшьлек Рузилә өчен зур казаныш. Әлеге фестивальгә Мәскәүдән килгән музыка белгечләре аны колледжны тәмамлагач ГИТИСка укырга кил, дип чакырганнар.
Рузилә халкыбызның иң яраткан, заманында Әлфия Авзаловалар башкарган "Туган авылым минем", "Сусау", "Җидегән чишмә", "Умырзая" җырларын башкара. Хәзерге эстрада "йолдызлары" (алар үз-үзләрен шулай зурларга ярата) кебек борынгы көйләрне бозып, эстрадага яраклаштырып түгел, нәкъ халык яратканча милли, моңлы итеп җырлый. "Бөек Җиңүнең 70 еллыгына махсус "Һаман көтәсең" җырын өйрәндем,- ди Р.Булатова.- Аны миңа "Яңа гасыр" каналының генераль директоры урынбасары Миләүшә Айтуганова тәкъдим итте."
Моңлы кызның барлык җырларын да "ВКонтакте" челтәрендәге Рузилә Булатова рәсми төркемендә тыңларга мөмкин.
Кайсы кыз баланың матур киенәсе килми инде. Бигрәк тә сәхнә кешесенең. Рузиләнең дә 15ләп концерт костюмы бар икән. Аларның модельләрен әнисе Фәридә ханым уйлап таба, Казанда махсус остадан тектерәләр икән. "Әби-бабайларым арасында матур җырлаучылар, музыка уен коралларында оста уйнаучылар булган, апам Физүнә биергә ярата. Әмма алар берсе дә профессиональ сәхнәгә чыкмаганнар. Ә минем хыялым - бөтен тормышымны җыр сәнгате белән бәйләү. Моның өчен әле бик күп нәрсәгә өйрәнәсе, укыйсы бар", - ди якташыбыз. Күптән түгел Рузилә Чирмешәнгә "Казан егетләре" төркеме белән кайтып, тамашачыларга бик эчтәлекле, кызыклы концертта сәләтен күрсәтте.
Райондашларың да горурланырлык үрләр яуларга насыйп булсын сиңа, Рузилә!

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Рузиля Булатова