Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән йорт-интернатында депутатлар агач утыртты

Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылаган көннәрдә өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатына кунаклар килде һәм истәлеккә каен агачлары утырттылар. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары: Рәис Сөләйманов һәм "Елховнефть" НГДУсы начальнигы Рөстәм Хәлимов өлкәннәребез янына буш кул белән килмәгәннәр. Рәис Әхтәм улы йорт-интернатта тәрбияләнүчеләрне Бөек Җиңүнең 70 еллыгы белән котлап олы рәхмәтләрен җиткерде,...

Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылаган көннәрдә өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатына кунаклар килде һәм истәлеккә каен агачлары утырттылар.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары: Рәис Сөләйманов һәм "Елховнефть" НГДУсы начальнигы Рөстәм Хәлимов өлкәннәребез янына буш кул белән килмәгәннәр. Рәис Әхтәм улы йорт-интернатта тәрбияләнүчеләрне Бөек Җиңүнең 70 еллыгы белән котлап олы рәхмәтләрен җиткерде, алты тыл хезмәтчәненә Грамоталар һәм азык-төлек тутырылган пакетлар тапшырды. Бәйрәм уңаеннан әзерләнгән табын да аның бүләге. Ә Рөстәм Хәмис улы йорт-интернатның аш әзерләү бүлмәсе өчен савыт-саба җыелмасы һәм башка кирәк-яраклар алып килгән.
-Без сезнең алда баш иябез, Бөек Җиңүдә сезнең дә өлешегез чиксез, бик зур рәхмәт, - диде Рәис Сөләйманов.
Бәйрәм, билгеле, җыр-моңнарсыз булмый. Район мәдәният йорты хезмәтчәннәре ветераннарыбызга үзләренең рәхмәтләрен моңлы җырлары аша җиткерделәр. Депутатларның котлаулары һәм артистларның музыкаль сәламнәре өлкәннәрнең күзләренә яшь китерде.
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан йорт-интернат тирәсендә утыртылачак 70 төп: миләш, каен, тирәк, юкә агачларының тамырын туфрак белән күмдерү эшен депутатлар башлап җибәрде. Тирә-юньне яшелләндерү эшен биредә яшәүчеләр һәм эшләүчеләр дәвам итәчәк. Йорт-интернат янында, гомумән, парк барлыкка килергә тиеш.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән йортинтернаты

2
X