Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Сату өчен торакка хуҗа булу вакыты кыскартылды

Элегрәк торакларына биш елдан артык вакыт хуҗа булсалар, аны сатучылар НДФЛ түләми иде.

Россиядә 1 гыйнвардан башлап, НДФЛ түләүдән качарга мөмкинлек бирүче бердәнбер торак белән идарә итү срогы биш елдан өч елга кадәр киметелде. РФ Салым кодексына кертелгән тиешле үзгәрешләр законлы көченә керде. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Моңа кадәр хуҗалар торак сатканда, әгәр аңа биш елдан артык хуҗа булсалар, алган акчалардан физик затлар керемнәре буенча салым түләми иде. Шул ук вакытта торакны бүләк итү килешүе буенча яки якын туганнарыннан мирас итеп алынган, шулай ук хосусыйлаштырылган күчемсез милек объектлары бу кагыйдәдән искәрмә булып торды.

Яңалык гражданнарга торак шартларын тизрәк яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк. Моннан тыш, әлеге яңалык физик затлар арасындагы алыш-бирешләрдәге соры схемаларны куллану мөмкинлеген бетерергә тиеш.

Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча, РФ Салым кодексына тиешле төзәтмәләр ил хөкүмәте тарафыннан әзерләнде.

https://tatar-inform.tatar/news/society/02-01-2020/satu-chen-torakka-hu-a-bulu-vakyty-kyskartyldy-5714460

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев