Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Күпбалалы гаиләләргә бушлай фатир биреләчәкме?

Федерация Советы спикеры Валентина Матвиенко шул хакта белдерә.

"Моны күпбалалы гаиләләр дәүләтнең торак белән ярдәм итәчәген аңласын өчен эшләү зарур. Һәр гаилә өчен иң мөһим әйбер — торак. Социаль торак төзелешен киңәйтергә һәм күпбалалы гаиләләр өчен бушлай фатирлар бирергә кирәк", - диде Матвиенко сишәмбе көнне узган матбугат конференциясендә.
Ул билгеләп үткәнчә, күпбалалы гаиләләрдән башка Русия социаль һәм икътисади яктан нәтиҗәле үсешә алмый — "безгә гражданнар җитми". "Бүгенге көндә мондый зур ил өчен халык саны җитәрлек түгел. Демографик кимүнең объектив сәбәпләре бар, әмма безгә өч һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләр кирәк", - диде спикер.
Ул билгеләп үткәнчә, сөйләү генә аз, гражданнар моңа әзер булсын өчен шартлар тудырырга кирәк.
"Мин күпбалалы гаиләләргә дәүләт бушлай яки бөтенләй ташламалы шартларда ипотека белән фатир бирергә тиеш, дип саныйм", - дип аңлатты Матвиенко.
Ул Санкт-Петербург губернаторы булган чорларны искә төшерде, һәм ул вакытта чиратка баскан күпбалалы гаиләнең бер елдан соң шәһәрдән бушлай фатир алуын билгеләде:
"Мин киткәндә, Санкт-Петербургта торак алу өчен чиратта торган күпбалалы бер генә гаилә дә юк иде. Бу бик мөһим чара. Әгәр күпбалалы гаилә өченче бала тууын һәм дәүләт тарафыннан фатир биреләчәген белсә - бу җитди мотивация".
Ул искәрткәнчә, бу юнәлештә ниндидер адымнар ясала инде, өченче һәм аннан да күбрәк бала туганда, гаилә ипотеканың бер өлешен капласын өчен 450 мең сум күләмендә компенсация бирү турында карар кабул ителгән.

Фото: Интерфакс.

Автор: Резеда Галикәева

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/gail-uchagy/K-pbalali-gail-l-rg-bushlay-fatir-birel-ch-k-52746/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев