Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Туймәт мәчетендә һәр көнне ифтар мәҗлесе уза

Туймәт авылының ир-атлары һәм хатын-кызлары һәр көнне ифтарга йөриләр. Мәҗлесләрнең күпчелеге авыл мәчетендә уза.

-Дин йортындагы быелгы беренче ифтарны мәчет уздырды. Рамазан ае башлану белән ифтар уздыручыларның исемлеген төзедек, ай дәвамында бер буш көн дә калмады, - диде әлеге эшләрне оештыручыларның берсе Айнур Кәримов. – Әлеге айда һәркемнең изгелек эшләп калырга теләве бик куанычлы. Бер гаилә балалары җыелышып авылдашларын сыйлый. Шул көннәрдә, якыннары махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре ифтар оештыра. Мәчеттә көйләнүче мәҗлескә 50ләп кеше җыела.

Табын уздыру өчен мәчеттә барлык шартлар да бар. Әле үткән ел гына аш әзерләү бүлмәсендәге кухня гарнитурын яңартканнар. Бу изгелекне, үзе исән вакытта, Роберт Фәссахов эшләп калдырган. Электр плитәсен мәчет акчасына сатып алсалар, аның улы Эдуард ярдәмендә электр мичле дә (духовой шкаф) булганнар. Аш бүлмәсендәге савыт-сабаларны игелекле авылдашлар бүләк иткән.

-Әле 60 кешелек табын көйләү өчен, җитәрлек күләмдә яңа савыт-саба комплектларга ниятләп торабыз, - диде Айнур Айдар улы.

Финанс эшләрен Хәлидә апа Әхмәтҗановага йөкләгәннәр. Рамил һәм Наилә Кәримовлар кирәкле азык-төлек белән тәэмин итеп тора. Аш-су әзерләргә дә кешеләр бар - Лилия Рәҗәпова, Рәмзия Фәссахова, Әлфирә Мортазиналар моңа теләп ризалашканнар. Мәчеткә укырга йөрүче хатын-кызлар да ифтар уздырырга булыша.

Кадрия Гамирова фотолары

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев