Чирмешәндә узган “Моңлы азан” бәйгесендә 8 яшьлек Ильяс җиңде
Дин һәм тормыш

Чирмешәндә узган “Моңлы азан” бәйгесендә 8 яшьлек Ильяс җиңде

Чирмешәннең үзәк мәчетендә "Моңлы азан" бәйгесе узды. Җиңүчеләрне өч номинациядә бүләкләделәр.

Район мөхтәсибәтеннән хәбәр итүләренчә, бәйгедә 17 якташыбыз көч сынашкан. Анда иң өлкән катнашучы - Кара Чишмә авылы мәчетеннән 67 яшьлек мөәзин Габделәхәт Ситдыйков, ә иң яшь конкурсантка - Чирмешәннән Инсаф Миншинга 7 генә яшь.

-12 яшькә кадәрге азан әйтүчеләр арасында  Югары Чегодайдан 8 яшьлек Ильяс Мөхәммәтшин – җиңүче, 13 яшьтән 45 яшькә кадәргеләр арасында   Иске Үтәмештән 9 сыйныф укучысы Марат Зарипов, ә 45тән өлкәнрәкләр арасында Маратның әтисе Наил – Иске Үтәмеш имам-хатыйбы җиңүче булды. Аларны һәм икенче, өченче урыннарны алучыларны  акчалата бүләкләдек. Бәйгедә катнашмыйча гына азан әйткән нефтьче якташыбыз  Равил Минхановның моңлы тавышын  да күпләр бик ошатты, - ди район мөхтәсибе Рамил Ибраһимов.

 


Нет комментариев