Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Бәркәтә мәчетендә белем алучылар кызыклы сәфәргә барды

Биш ел инде безнең авыл мәчетендә Әлфия Галиева дин дәресләре алып бара. Биредә аерым классларда олы яшьтәгеләр дә, мәктәп укучылары да белем ала. Мәчеттә белем алучы 26 кеше, күпчелеге укучы балалар, Түбән Кама шәһәрендәге мәчеткә экскурсиягә бардык. 1981 елда төзелгән Җәмигъ мәчетендә безне чакырулы кунаклар кебек кабул иттеләр. Иң элек...

Биш ел инде безнең авыл мәчетендә Әлфия Галиева дин дәресләре алып бара. Биредә аерым классларда олы яшьтәгеләр дә, мәктәп укучылары да белем ала.

Мәчеттә белем алучы 26 кеше, күпчелеге укучы балалар, Түбән Кама шәһәрендәге мәчеткә экскурсиягә бардык. 1981 елда төзелгән Җәмигъ мәчетендә безне чакырулы кунаклар кебек кабул иттеләр. Иң элек мәчеттә намаз укыдык, аннан соң экскурсия оештырдылар, табын артында кунак та иттеләр. Габделкәрим хәзрәтнең вәгазен бирелеп тыңладык.
Юл уңаенда Афанас авылындагы Өммегөлсем мәчетенә дә тукталдык. Бу мәчетне 2003 елда хәзерге Казан мэры Илсур Метшин әбисе хөрмәтенә төзеткән. Биредә дә мәчеткә кереп намаз укыдык, Рафил хәзрәтнең тәрбияви вәгазен дә тыңладык.
Бу сәфәр безнең хәтердә озак сакланыр. Аны оештыручыларга, укытучыбыз Әлфия Галиевага, безгә юл күрсәтеп, булышып йөргән Мисхатькә бик зур рәхмәт. Әлеге экскурсияне оештыруда ярдәм иткән район мөхтәсибе Минсәгыйрь Миншинга, чыгымнарны капларга булышкан Бәркәтә мәчетенә һәм транспорт биргән Чирмешән автотранспорт предприятиесенә шулай ук рәхмәтләребезне җиткерәбез.
Наҗия Мостафина.
Бәркәтә авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Бәркәтә