Чирмешән яңалыклары

"Безнең Чирмешән" газетасы - Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең районда

Чирмешән районы башлыгы эшләүче яшүсмерләргә акча түли

Җәйге каникул вакытында район мәшгульлек үзәге аша 83 яшүсмер эшкә урнаштырылган.

  • 20 бала әле август аенда да тирә-юньне төзекләндерүдә катнашкан. Бу яшүсмерләрнең 66сы Чирмешән авыл җирлегендә хезмәт куйган, алар район үзәге урманарын тәртипкә китергәннәр, яшелләндерүдә катнашканнар. Күтәмәдә - 5, торак милекчеләре ширкәтендә – 3, Лашман, Бәркәтә, Ульяновка авыл җирлекләрендә икешәр яшүсмер эшләгән. “Кояшлы” ял лагеренда да эшләүчеләр булган.

Авыл җирлекләрендә эшләүче яшүсмерләргә, район башлыгы Рамил Айбатов инициативасы белән, хезмәт хакы түләү өчен район администрациясе 339 мең сум акча күчергән. Район мәшгульлек үзәге һәр балага 2650шәр сум матди ярдәм түләгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев