Чирмешән районында дүрт электр баганасына утлы коралдан атканнар
Полициягә район кешесеннән гариза кабул ителгән, анда ул билгесез затны җинаять җаваплылыгына тартуны сорый: әлеге зат утлы коралдан атып, дүрт электр баганасына зыян салган. Әлеге факт буенча тикшерү бара.