Чирмешән районында урып-җыю белән көзге чәчү бергә бара
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 4 августка алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, 20715 гектардагы бөртекле культураларның 15 проценты җыелган.
Көзге рапс һәм арпа уңышы амбарларга керде. Комбайннар көзге бодай һәм сабан арпасы басуларын иңлиләр.
-“Әккәрәй” җәмгыяте язгы арпа уңышын җыярга кереште. Бу культура аларда 250 гектар мәйдан били. Уңышлары куандыра – гектардан уртача 55 центнер чыга, - диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы урынбасары Ильяс Гатауллин. – Бөртеклеләрнең район буенча уртача чыгышы 44,2 центнер.
Урып-җыю белән параллель рәвештә районда көзге чәчү дә башланып китте. Бу эшкә иң беренче “БИО-АГРО” җәмгыяте кереште. Хуҗалык механизаторлары 671 гектарда көзге рапс орлыкларын җиргә күмдерде дә. Район буенча 14953 гектарда көзге чәчү планлаштырыла, тиешленең 4 процентыннан чәчкечләр узган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев