Чирмешән районында дүрт электр баганасына утлы коралдан атканнар
Безнең районда

Чирмешән районында дүрт электр баганасына утлы коралдан атканнар

Полициягә район кешесеннән гариза кабул ителгән, анда ул билгесез затны җинаять җаваплылыгына тартуны сорый: әлеге зат утлы коралдан атып, дүрт электр баганасына зыян салган. Әлеге факт буенча тикшерү бара.

Гомумән, 13-19 августта район полиция бүлегендә гражданнардан 35 хәбәр кабул ителгән. Бу чорда бер җинаять эше кузгатылган. Участок уполномоченныйлары ике административ беркетмә төзегәннәр.

Шушы вакыт аралыгында матди зыян белән ике юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 33 очрагы ачыкланган.

Әлеге мәгълүматлар Россия ЭЭМның Чирмешән районы бүлеге штабыннан алынды.

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев