Чирмешән район үзәк больницасының диагностика бүлеге ремонтланды
Безнең районда

Чирмешән район үзәк больницасының диагностика бүлеге ремонтланды

Район үзәк больницасының диагностика бүлеге, капиталь ремонттан соң, сентябрьдә үз ишекләрен ачарга тиеш.

-Ул стационарның элеккеге бала тудыру бүлеге урынында. Биредә капиталь ремонт тәмам, объект файдалануга тапшырылырга әзер. Мебельләр дә кайтты, - диде район үзәк больницасы баш табибы Лилия Мортазина.

Бүлек тулысынча яңарган: су, канализация челтәрләре, җылылык һәм электр үткәргечләре алмаштырылган, яңа ишек-тәрәзәләр куелган, идән, түшәм, стеналар шомартылган.

Киләсе елда больницаның ашыгыч ярдәм бүлеген, кабул итү бүлмәсен капиталь ремонтлау планлаштырыла. Бинага керү юлы, тирә-юне дә төзекләндереләчәк.

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев