Ильяс Галимовка 50 яшь тулыр иде, ләкин…
Татарча көрәш буенча Россия һәм Татарстан чемпионы Ильяс Галимов быел 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтәр иде.
Иде дияргә генә калды шул, аның бу якты дөньядан китүенә дә алты ел була. Мәкерле авыру көрәш батырын да җиңде.
Ильяс 1976 елның 2 ноябрендә Лениногорскида туса да, аның балачагы үткән һәм холкы формалашкан урыны - Туймәт авылы. Нәкъ менә монда, татар көрәшенең символына әверелергә тиешле булачак герой үскән.
Зур спортка -көрәшкә Ильяс Самат улы 17 яшендә килә. Хаклы рәвештә аны әлеге спорт төре тарихында иң бөек көрәшчеләрнең берсе дип атарга була. 2000 еллар башында җиңел үлчәү категорияләреннән башлаган егет соңрак тәҗрибәле көрәшчеләрне дә отты. Беренче биш ел осталыгын камилләштерүгә китсә дә нәтиҗә көтелгәннән дә артык була. Аның титуллары үзләре өчен үзләре сөйли. 43 ел гына яшәсә дә, ул тормышта якты эз калдырды. Ильяс дистәләрчә тапкыр район, авыл Сабан туйлары батыры, сигез мәртәбә Татарстан, җиде тапкыр Россия чемпионы, тугыз мәртәбә Муса Җәлил турнирын откан егет. 2001 елда ул Россия спорт мастеры исеменә лаек була. Иң зурысы һәм дәрәҗәлесе – дөнья чемпионатында җиңүе. Гомеренең соңгы 10 елында көрәштә аңа тиңнәр булмый.
2017 елда спортка керткән өлеше өчен Ильяс Галимов “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” ордены белән бүләкләнә.
Ильяс келәмдә генә түгел тормышта да зур хәрефләр белән язарлык кеше иде. Дуслары аны шат күңелле, ачык йөзле кеше буларак искә алалар. Ул хөкемдарлык эшчәнлеге белән шөгыльләнде, Әлмәт районында яшьләргә көрәш серләрен өйрәтте. Кече Ватаны - Чирмешән районы турында җылы сүзләр генә сөйләде, ярдәм итеп яшәде.
Батырның гомере 2020 елның 3 июнендә 43 яшендә коронавирустан соң өзелде. Ләкин Ильяс Галимовның исемен онытмыйлар. Ел саен аның истәлегенә турнирлар уза.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев