Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Якты Таудан Самания әбинең ун баласы да исән-сау

Якты Тау авылында 90 яшен тутырган Самания әби Сафинага тормыш авырлыкларын күп күрергә туры килә. Болар эзсез узмый, ул инде 7-8 ел көн яктысын күрмичә гомер итә.

Якыннары ярдәменә мохтаҗ якташыбызның юбилеена Иске Кади авылында яшәүче кызы Рушания һәм кияве  Фәнил йортына җыелдылар туганнар. Самания Хәлиулла кызын туган көне белән котларга район җитәкчелеге дә килде. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйләгөл Моксинова район башлыгы исеменнән котлау ирештерде һәм истәлек бүләге тапшырды.

Сугыш башланганда Самания Сафинага җиде яшь була. Фронтка киткән әтиләреннән нибары бер хаты килеп кала, ул хәбәрсез югала.  Хәлиулла бабайның балалары әле дә әтиләренең кайда җирләнүе хакында хәбәр белмиләр. Әниләре дүрт баланы ялгызы үстерә, шуңа күрә олы бала булган Саманиягә кул арасына иртә керергә туры килә.

-Әни торф чыгаруда эшләгән, урман кискән. Ул елларны әле бүген дә күз яшьләре белән искә ала, - ди Якты Тауда яшәүче кызы Әлфия Кәлимуллина. – Күзләре күрмәсә дә, ул дөнья хәлләреннән хәбәрдар, Рушания апа аңа газеталарны кычкырып укый, аннары фикер алышалар.

Самания Сафина ире Вәлиҗан (мәрхүм) белән 10 бала үстерәләр. Бәхеткә, барысы да исән-сау һәм шунысы куанычлы, аларның икесе генә читтә яши, калганнары Иске Кади һәм Якты Тау авылларында төпләнгәннәр. Юбилярның 24 оныгы һәм 30 оныкчыгы бар.

 

Ләйсән Хәйдәрова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев